Әдәби бәйрәм "Һәрвакыт булсын китап!»

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Балалар китабы атналыгы кысаларында Чирмешән үзәк балалар китапханәсендә "Һәрвакыт булсын китап!» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды.  Әлеге чарага китапханәнең иң актив китап укучылары чакырылган иде. Балалар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихын тыңладылар, интеллектуаль уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, әлбәттә, «Исәнме, китап укучым!» дип исемләнгән күргәзмәдә яңа кызыклы китаплар белән таныштылар. Аннан соң ел саен үткәрелә торган «Елның иң яхшы укучысы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Аларга  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International