29нчы март көнне Түбән Кәминкә мәктәбенең спорт залында районның төп мәктәпләре командалары арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Егетләр арасында Түбән Кәминкә мәктәбе командасы җиңүче булды, 2 урында - Иске Котыш мәктәбе, 3 урында – Утыз Имән мәктәбе .
Кызлар арасында Утыз Имән мәктәбе командасына тиңнәр булмады, 2 урынны Түбән Кәминкә мәктәбе, 3 урынны Туймәт мәктәбе алды.
Җиңүчеләр һәм призерлар район мәгариф бүлеге грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.