Халык мәдәнияте Бөтенроссия акциясе кысаларында Шешминка авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен крестик чигү буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларга борынгы әбиләребезнең үз куллары белән әйберләр тегүләре, аларны чигү белән бизәүләре турында сөйләде. Ә Лагерка авыл китапханәсендә "чуаш халкының йола бәйрәмнәре"дип исемләнгән этнография дәресе үткәрелде. Китапханәче чуашларның бәйрәмнәре, йолалары турында сөйләде, балалар белән "Сере валенсия", "Кулашла телефон" уенын уйнадылар, китапханәче балаларга "Сапка юрри"җырлады.