Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең методик берләшмәсе семинары

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

30 март көнне Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сәламәтлекне саклау технологияләре" дигән темага район методик берләшмәсе семинары булды. Семинар кысаларында хәрәкәт итү һәм психофизик сәләтләрне һәрьяклап үстерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен оптималь шартлар тудыруга юнәлтелгән ачык чаралар, мастер-класслар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International