Рус, татарлар, чувашлар, мордвалар һәм башка халыклар безнең районда яши. Мәктәп укучылары башка халыкларның көнкүреше, мәдәнияте һәм тормышы турында күзалларга тиеш. 31 март көнне Татарстан Халыклары ассамблеясе вәкиллегендә «Чирмешән – тату гаилә» дип исемләнгән фолк дәрес үткәрелде, анда кадет интернат-мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Анда алар халык иҗаты күргәзмәсе, халык костюмнары, музыкаль уен кораллары белән таныштылар.