Якшәмбе көнне, 4 апрельдә, «Караван-Сарай» күп функцияле сәүдә үзәге мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Чарада районның авыл хуҗалыгы оешмалары, кооперативлар, КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, шул исәптән Самара өлкәсеннән дә сәүдәгәрләр катнашты.
Авыл хуҗалыгы продукциясе: ашлык, печән, шикәр комы, он, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт һәм казылык, ит, балык, йомырка, шулай ук терлек һәм тавыклар тәкъдим ителде.
Киләсе ярминкә ике атнадан соң, якшәмбе 18 апрельдә узачак.