2021 елның 3 апрелендә универсаль спорт залында бадминтон буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде, аларда 17 мәктәптән 72 укучы катнашты. Үз яшь төркемнәрендә Чирмешән кадетлар мәктәбеннән Фәтхетдинов Адель, Спирчин Никита, Иске Үтәмеш урта мәктәбеннән Лукманова Венера һәм Гварэк Яна, "Чирмешән лицее" ннан Сергеев Илья һәм Нуртдинова Гөлия җиңүче булдылар. Ярыш призерлары район мәгариф бүлеге медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнде.
Урта мәктәпләр арасында команда зачетында Чирмешән лицее , төп мәктәпләр арасында Утыз Имән командасы җиңүче булды.