"Халкым минем" муниципальара иҗат фестивале

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

3 нче апрель көнне Гали авылы үзәк мәдәният йортында "Халкым минем-2021" татар муниципальара иҗат фестивале узды.

 «Халкым минем»  иҗат фестивале милли татар иҗатын үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга, мили гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Ул традицион татар милли мәдәниятен һәм заманча иҗатнын популярлаштыру, балаларны һәм яшүсмерләрне сәнгатькә җәлеп итү, өлкән буын кешеләренең социаль һәм иҗтимагый активлыгын арттыру, психологик тотрыклылыкны саклап калу  өчен үткәрелә.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Ак калфак» фольклор коллективы (Түбән Кәминкә мәдәният йорты), Тазкия Кәримова (район мәдәният йорты), Рабига Фатыйхова (Югары Кәминкә мәдәният йорты),  «Сарвиназ» вокаль ансамбле (район мәдәният йорты), «Дуслык»  вокаль ансамбле (район мәдәният йорты) дипломант булдылар.

Альмир Жораев (район мәдәният йорты), Зәлидә Кәримова (район мәдәният йорты) 2нче  дәрәҗә лауреатлар.

1нче дәрәҗә лауреатлар: Әлфия Закирова (район мәдәният йорты) Салават Закиров (район мәдәният йорты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International