Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Туган як җәүһәрләре " халык иҗаты район фестивале

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдә туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган  «Жемчужины родного края – Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале старт алды. Быел фестиваль алты авыл мәдәният йортында, ике көн дәвамында район мәдәният йортында уздырылачак . Гала-концерт 28-29 майга билгеләнде. Алдагы еллардан аермалы буларак, фестивальдә катнашучылар театральләштерелгән музыкаль композиция әзерлиләр. Иске Үтәмеш, Мордва Афонькәсе һәм Шешминка авыл җирлекләре үзешчәннәре «Сабантуй», «Мордва туй йоласы»  һәм «Кич утыру» композицияләрен тәкъдим итеп, иң беренчеләрдән булып үзләренең иҗатлары белән уртаклаштылар. «Мордва туй йоласында» онытылып барган гореф гатәтләрне тамашачыга житкеру, йолаларны онытмауны кузаллап эшләнгән иде.

 

УтызИмән авыл мәдәният йортында  Иске Кади авыл җирлеге артистлары үзләренең талантларын күрсәтеп, «Урам бәйрәме» композициясен тәкъдим итте. Алар узлэренен «Урам бэйрэмнэрендэ» уз ара дус тату яшэулэрен, халыклар дуслыгын чагылдырып утте. Утыз Имән авыл җирлеге артистлары театральләштерелгән « Су буе куренешендэ» онытылып барган халык уеныннарын күрсәттеп, тамашачыларда хэм килэчэк яшь буында кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International