"Идел буе халыклары әкиятләре" - туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләреннән күчмә күргәзмә ачылды.
5 апрельдән 20 апрельгә кадәр күргәзмә экспозициясе «Орион»яшьләр ял итү үзәгендә тәкъдим ителәчәк. Әкиятләр дөньясы-балаларның иң яраткан темаларының берсе. Күргәзмәнең төп максаты-балаларны сәнгатькә тарту, төрле халыкларның әкиятләренә һәм аларның геройларына мәхәббәт тәрбияләү.
Күргәзмә, һичшиксез, төрле яшьтәге кешеләрдә кызыксыну уятачак. Ә экспозициядә булган балаларның иҗат белән шөгыльләнәсе килүе ихтимал.