Мемориаль үзәктә «Солдат медальоннарының исемнәре»

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсеннән мемориалга ике китап – «Солдат медальоннарының исемнәре» һәм «Татарстан Республикасы территориясендә Бөек Ватан сугышы чорының хәрби каберлекләре реестры» китаплары тапшырылды.
«Солдат медальоннарының исемнәре» китабының унынчы томында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 2322 хәрби хезмәткәр турында биографик мәгълүматлар тупланган. Солдат медальоннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең җәсәдләре белән табылган шәхси  әйберләр турындагы мәгълүматлар архив тикшеренүләре нәтиҗәсендә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International