Чирмешәндә бокс буенча республика турниры башланды

2021 елның 10 апреле, шимбә

Бу спорт ярышлары Космонавтика көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Шулай итеп, бездә өч көн дәвамында (9-11 апрель) рингта туксанга якын яшь боксчы очрашачак.

Турнирны ачу тантанасында кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде һәм яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Турнирда Казан, Түбән Кама, Кама Аланы, Яр Чаллы, Алабуга, Нурлат, Самара өлкәсе, Әлки, Сарман һәм Чирмешән районнарыннан 7-18 яшьлек малайлар, кызлар катнашыр дип көтелә. Ярышлар бүген «Чирмешән» спорт залында башланды. Иртәгә 13 сәгатьтә рингта ярымфинал, якшәмбе көнне 11 сәгатьтә турнирның финалы булачак.

Турнирда безнең район данын " Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары яклый (тренеры Николай Емельянов).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International