«Космос ерак та һәм якын да» танып белү сәгате

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

«Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә киделәр, анда китапны куллану һәм китапханә кагыйдәләре, яңа матур басмалар белән таныштылар, сенсор зонасында уйнадылар. Шулай ук, Космос көненә багышланган «Космос ерак та һәм якын да» дип исемләнгән, танып белү сәгате үткәрелде. Балалар китапханәченең безнең илдә космик эра башлануы, Җир планетасының беренче космонавты Гагарин, планетабызны уратып алган күк яктырткычлары турында әңгәмәсен тыңладылар.  Космос турында әңгәмә слайд-презентация ярдәмендә үрелеп барды һәм чара ахырында балалар китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International