Тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрдә булдылар. Чара барышында музейда сакланучы 19 гасыр көнкүрешенең борынгы предметлары турында сөйләделәр: самавыр, чабата, кер тактасы, керосин лампалары һәм башкалар.