1961 елның 12 апреле кешелек хәтерендә мәңгегә калачак. 60 ел элек Юрий Алексеевич Гагарин тарихта беренче тапкыр космос киңлегенә очкан – 1 сәгать 48 минут эчендә җир шарын очып узган һәм җиргә исән-сау әйләнеп кайткан. Хәзер космоска очулар безнең өчен гадәти хэлгэ эйлэнеп бара. Кешелек хыялын чынбарлыкка әйләндерде. Бу вакыйганы безнең ил һәм бөтен дөнья билгеләп үтә. Мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре дә читтә калмады. Төрле яшьтәге кулланучылар өчен авыл мәдәният йортлары һәм клублары төрле чаралар үткәрделәр - болар акцияләр, флешмоблар, викториналар, уен программалары, танып-белү сәгатьләре, әңгәмә, рәсем конкурслары, видеопрезентацияләр һәм видеороликлар күрсәтү. Чарада катнашучылар космос, космонавтлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр, планетаның беренче космонавты биографиясенең, Байконур космодромын төзү һәм очышка әзерлек ничек баруы турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Юрий Гагарин турында видеоматериаллар караганнан соң, ракетаны уйлап табучы кем булуын белделәр.
Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре авыл халкын " Мин Гагарин урамында яшим!/ кузгалдык » дип исемләнгән конкурста катнашуга чакырды.. Конкурс биремендә хэштеглы махсус фото ясау каралган иде. Гагарин урамында яшәү урынында.
"Космонавт булырга теләсән, Күп белергә тиешсен!!!" 1961 елның 12 апрелен кешелек доньясы онытмаячак, ә беренче космонавт Ю.А. Гагарин исеме кешелек тарихына мәңгелеккә язылачак һәм бөтен дөньяда иң танылган көннәрнең берсе булачак.