Мәрхәмәтлелек дәресе «Елмаюдан көннәр яктырак»

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Елмаюдан көннәр яктырак» дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде. Балалар әдәби әсәрләрдән яхшылык турында өзекләр тыңлап, фикер алыштылар, «Иң бәхетле көнем - Ромашка таҗында” исемле уенда катнаштылар, «Зверобика» физкультминуткасы оештырдылар. Шулай ук «Яхшылык җирдә ятмый " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International