15 апрель көнне Иске Элмәле мәдәният йорты сәхнәсендә «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале графигы буенча Яңа Элмәле авыл җирлеге үзешчән халык иҗаты коллективлары һәм Ульяновка авыл җирлегенең Сосновка авыл клубы чыгыш ясады. Концертны Яңа Элмәле мәдәният йорты үзешчәннәре ачып җибәрде, 9 концерт номеры күрсәттеләр. "Лейся, песня" инструменталь ансамблен тамашачылар көчле алкышларга күмде. «Пилеш» халык фольклор ансамбле дә тамашачыларны матур чуаш һәм рус җырлары белән сөендерде. Сосновка артистлары үзләренең моңлы тавышлары белән аерылып тордылар. Иске Элмәле артистларының сәнгать номерлары бик матур һәм тәэсирле булды. Тамашачылар «Ивушки» халык вокаль ансамбле «Крушина» җыры белән чыгышын, Надежда һәм Алексей Захаровларның гаилә дуэтын алкышларга кумделэр. «Росинки» хореография коллективының гимнастика биюе концертның бизәге булды.