16 апрельдә район гомуми белем бирү оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста районның 9 мәктәбе катнашты. Командалар бирүнең төгәллеге, башкаруның синхронлыгы бәяләнде. Иҗади конкурста командалар отряд эшчәнлеген тәкъдим иттеләр, эшнең төрле юнәлешләрен һәм формаларын ачтылар. Чирмешән лицееның «Бергә без көч» отряды җиңүче булды, ул безнең район данын республика конкурсында яклаячак. 2 урын - Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының "Россия патриотлары" отряды, 3 урын - «Алые Паруса» отряды, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе.
Җиңүчеләр һәм призерлар МКУ «Мәгариф бүлеге» грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр