Туган телләр елы

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Шешминка, Урманасты Үтәмеш, Әккәрәй, Ульяновка, Морд-Афонькино авыл китапханәләрендә туган телләр елына багышланган туган якны өйрәнү чаралары узды.

Чара барышында китапханәчеләр балалар белән бергәләп ни өчен бездә ике дәүләт теле: рус һәм татар теле турында фикер алыштылар. Балалар туган тел турында конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Балалар үзләренең яраткан язучылары: И.Крылов, Г. Тукай, А. Пушкин, Е. Чарушин әсәрләрен укыдылар. Балалар, туган тел – ул байлык, аңа сакчыл карарга һәм башка халыкларның телен һичшиксез хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International