Халыкны исәпкә алу сораулары исемлеге “Бөтенроссия халык санын исәпкә алу турында” гы Федераль закон белән, ә бланклары формасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган. Электрон һәм кәгазь халык санын исәпкә алу бланкларының эчтәлеге тулысынча охшаш. Исәпкә алу бланкларының битләре рус телендә бастырыла. Исәпкә алу документлары Россия халыкларының телләренә һәм шулай ук чит ил телләренә күчереләчәк. Мәсәлән, 2010 елдагы халык санын исәпкә алганда Россия халыкларының алты теленә, ә сигез чит илләр теленә тәрҗимә ителгән.
Халык санын исәпкә алу вакытында исәпкә алу бланкларының өч формасы кулланыла. “Л” бланк формасы төп булып санала һәм 23 сораудан гыйбәрәт: гаилә, ир-ат һәм кыз-хатын булуы, яше, туган урыны, никах, бала табу, гражданлык, милләт, тел белү һәм аны куллану, мәгариф, мәшгульлек, яшәү өчен акча чыганаклары, миграция һәм торак шартлары турында. “Л” формасы бланкы Россия территориясендә даими яшәүче һәр кешегә (кечкенә балаларны да кертеп) тутырыла. Халык тормышының торак һәм санитар – гигиеник шартлары турында мәгълүматлар “П” бланк формасына кертелә, ә чит илдән килеп вакытлыча безнең илдә торучы затларны сораштыру өчен “В” формасы бланкы кулланыла.
Халык санын исәпкә алучы, сорауларга күчкәнче, хуҗалыкта даими яшәгән яки халык санын исәпкә алу башлануга 0 сәгаттән соң вакытлыча анда булган барлык кешеләрне санап чыгуны сорый. Исәпкә алу бланкына, исәпкә алыначак хуҗалыкның һәр әгъзасының номерын гына күчерәчәк. Исемлек яшәүчеләр өчен кирәк: кемне дә булса ике тапкыр, яки , киресенчә, кемне дә булса тешереп калдырмас өчен.
Төгәл анализлау һәм күзәтү өчен, алдагы елларда халык санын исәпкә алу анкеталары сорауларының тенденция белән дәвамчанлыгын сакларга кирәк. Шуңа күрә традицион сораулар ( ир-ат или хатын-кыз булуы, туган кене, гражданлыгы, туган тел, милләте һ.б.) һәр халык санын исәпкә алу берсе икенчесеннән үзгәрми. Әммә исәпкә алу битләре заманча мәгълүмәт ихтыяҗларын чагылдырырга тиеш, һәм 2021 елгы “Л” исәпкә алу бланк формасында берничә яңалык барлыкка килде. Халыкның тулы хезмәт эшчәнлегенең җентекле картинасын алу өчен, акча чыганаклары турындагы сорауга “хезмәт хакы”, “эшмәкәрлек кереме”, “үзмәшгульлек”, “үз кулларың белән файдалану өчен товарлар җитештерү” дигән вариантлар кертелгән.
Шулай ук эш белэн тәэмин итү һәм эшсезлек турындагы сораулар блогы да яңартылды. Хезмәт һәм маятник миграциясен өйрәнү максатыннан, “сезнең төп эшегез кайда булган” мәсьәләсе җентеклерәк булды. Моннан тыш, элеккеге яшәү урыны турындагы мәсьәлә барлыкка килде, ул соңгы вакытта актив миграцияне генә түгел, алдагы унъеллыкта да исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
2021 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу вакытында исәпкә алучылар рус, татар һәм башка телләрне белү турында гына тугел, аларны көндәлек тормышта куллану турында да сораячаклар. Мәгариф турындагы мәсьәләләр блогында үзгәрешләр булды. Мәсәлән, “мәктәпкәчә белем” графасы өстәлә, ә “урта белем” графасы “квалификацияле эшче, хезмәткәр” һәм “урта буын белгече” пунктларына бүленгән.
Булачак Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2022 ел башында ук билгеле булачак, ә ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.
Халык санын исәпкә алу – халык саны, милли составы, белем дәрәҗәсе, никахның торышы, ил халкы яшәешенә акча чыганаклары турында бердәнбер дөрес мәгълүмат чыганагы.
Халык санын алу мәгълүматлары Россия Финанс министрлыгы һәм башкарма хакимият органнары тарафыннан барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны формалаштырганда кулланыла. Халыкның социаль-демографик һәм икътисади характеристикасы турындагы мәгълүмат безнең җәмгыять үсешенең барлык программаларын тормышка ашыруга мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирә.
Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашу халык саны, аның район территориясендә һәм милли составы турында төгәл саннар алырга шулай ук республикада, районда һәм авылларда барган социаль – икътисади процессларны да күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2021 елның көзендә цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын исәпкә алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi/ru) электрон исәпкә алуны мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булды. Торак биналарны карап чыкканда халык санын исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачаклар. Шулай ук халык санын исәпкә алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.
Район дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гайсина