21 апрель көнне Иске Котыш авыл мәдәният йортында халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры үтте

2021 елның 23 апреле, җомга

21 апрель көнне Иске Котыш авыл мәдәният йортында халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры үтте. Бу көнне Иске Котыш, Уляновка һәи Девичя Поляна авылларының үзешчән сәнгаттә катнашучылары үзләренең мәдәни чыгышларын тамашачыларга һәм җюрига тәкдим иттеләр.

Иске Котыш  үзешчәннәре  тамашачыларны “Язны озату” йоласы белән таныштырдылар. Бу йола мордва халкында һәм алар яшәгән авылларда электән үк сакланып калган. Бу бәйрәмдә төп урынны каен агачы алып тора, бу агачка, туган якка, аның табигатенә багышланган төрле җырлар җырланды, шигыйрләр укылды.

  Ульяновка һәм Девичья Поляна артистлары “Авыл бәйрәме” композициясен күрсәттеләр. Алар бу авылларда сакланып калган чуваш халкының гореф-гадәтләре, төрле йолалары белән таныштырдылар. Тамашачыларга бигерәктә “Юрай”, “Надежда” вокаль ансамбельләренең, “Уяв” фольклор ансамбеленең һәм “Россинка” хореография коллективының чыгышлары бик ошады. Фестиваль дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International