Чирмешән районы прокуратурасы предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә иреште

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән районы прокуратурасы "Чирмешән агрохезмәтләре" ҖЧҖ эшчәнлегендә хезмәт хакы турында законнарның үтәлешен тикшерде.

2020 ел дәвамында әлеге предприятиедә хезмәт хакы түләү белән бәйле вәзгыять тотрыклы булмый, хезмәт коллективлары алдында бурычлар, прокурор реакциясе актлары кертелгәннән соң, түләнгән, әмма алга таба яңадан барлыкка килгән.

Әлеге тикшерү барышында "Чирмешән агрохезмәтләре " ҖЧҖнең 61 хезмәткәре алдында хезмәт хакы һәм законда билгеләнгән башка түләүләр буенча 440 мең сум күләмендә бурыч барлыгы ачыкланды.

Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау максатыннан, район прокуратурасы предприятие җитәкчесе адресына килеп туган бурычны түләп бетерү таләбе белән гариза кертте.

Прокурор тыкшынуыннан соң предприятиенең хезмәт хакы буенча бурычы тулысынча түләнгән.

ТР Чирмешән районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International