Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры 23нче апрельдә Бәркәтә авылы мәдәният йортында үтте

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры 23 апрельдә Бәркәтә авылы мәдәният  йортында үтте. Бу көнне Түбән Чегодай, Түбән Кармалка, Бәркәтә, Казанка һәм Югары Кармалка авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үзләренең мәдәни чыгышларын тамашачыларга һәм җюрига тәкъдим иттеләр. Фестивальдә барлыгы 40 тан артык концерт номеры һәм 60 ка якын җирле артистлар катнашты.

Түбән Чегодай, Түбән Кармалка, Бәркәтә үзешчәннәре авылларда сакланып калган үз халыкларының гореф-гадәтләре, төрле йолаларны  үз эченә алган һәм заманча  элементлар керткән театральләшкән тамаша тәкъдим иттеләр. Түбән Чегодайлылар “Әбиемнең серле сандыгы”, Түбән Кармалка үзешчәннәре “Печән чабу” күренешен, ә Бәркәтәлеләр “Орчык әйләнә” йоласын күсәтеп тамашачыларның  күңелен яуладылар.  Шулай ук Казанкадан “Деревенька”, Югары Кармалка авылыннан ”Сударушка” вокаль ансамбельләре, Бәркәтәдән Мөсәвәрә Садыйкованың җырлавы, Түбән Чегодайдан Мәрьям Дәүләтшинаның гармунда  уйнавы да  тамашачыларга хуш килде. Фестиваль дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International