23 апрельдә Казан шәһәрендә яшь язучыларның "Илһам" Бөтенроссия конкурсы призерларын җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Безнең районнан ә Лашман урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Газимҗанов Нурфат "Яшь прозаик" номинациясендә беренче булды.
Шул ук номинациясендә 2 урын өчен Югары Кәминкә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гафиятуллина Әдилә акчалата премия белән бүләкләнде. Бәркәтә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыймранова Айсылу һәм Лашман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Эвелина лауреат булдылар һәм дипломы белән бүләкләнделәр.