Балалар сәнгать мәктәбе барыгызны да хореография сәнгате фестиваленә чакыра

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

    Балалар сәнгать мәктәбе 2021 елның 29 апрелендә район мәдәният йорты бинасында «Халыкара бию көненә» багышланган «Бию каруселе»муниципальара хореография сәнгате фестивале үткәрә.

   Чирмешән уннан артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. «Бию каруселе» фестивале Балалар хореография коллективларын Идел буе халыкларының халык биюләре белән якыннанрак таныштыру, халыкның милли гореф-гадәтләренә карата кызыксынуын арттыру өчен җыячак. Максатчан аудитория булып төрле милләт балалары һәм яшүсмерләр тора.

    Барыгызны да хореография сәнгате фестиваленә чакырабыз! Башлана 15.00 сәгатьтә !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International