Россия Президенты халык санын исәпкә алуның Россия үсешен планлаштыру өчен мөһимлеге турында белдерде.
Халык санын исәпкә алу халыкның төгәл структурасын, этник карашын һәм илебез үсешен планлаштыру өчен мөһим булган башка мәсьәләләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышында белдерде.
Ул массакүләм мәгълүмат чаралары һәм профильле ведомстволарның кешеләргә әлеге вакыйганың мөһимлеген җиткерә алачагына өметен белдерде, чөнки мәгълүматларның никадәр дөрес һәм объектив җыелуына карап, без үз бурычларыбызны һәм үсеш максатларыбызны шул кадәр төгәл формалаштыра алачакбыз.
Халык санын алу 2021 елның көзендә узачак.
Респондентларның халык санын алу вакытында хәбәр иткән барлык мәгълүматлар, шул исәптән милләт турында мәгълүмат та аларның сүзләреннән генә языла, бернинди документлар да таләп ителми.
Чирмешән муниципаль районының статистика бүлеге