Район мәдәният йортында Г. Тукай иҗатына багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Һәр милләтнең, һәр халыкның, тарихи язмышына карап, үзенең моңы, җыры, көе, зары була. Һәрбер милләт кайгыра, шатлана, моңлана, зарлана... Һәрбер милләтнең моңын, шатлыгын әйтеп бирә торган үзенең шагыйре – халык шагыйре була. Безнең үзебезнең кайгыбызны, шатлыгыбызны, барлыгыбызны – халкыбызның еллар буена күңелендә янган тойгысын әйтеп биргән шагыйре-ул Габдулла Тукай. Тукай үзенең иҗаты, шигырләре белән халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирде. Менә шуңа күрә Тукай, татар әдәбияты тарихында зур урын алып тора.

 Бүген бөтен татар дөньясы, бөтен җәмагатьчелек татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен, тууына 135 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан район мәдәният йортында Г. Тукай иҗатына багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.  Тамашачылар мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән Тукай әсәрләреннән өзекләр карадылар,  шигыйрләр,җырлар тыңладылар. Кичә ахырында күмәк “Туган тел” җыры башкарылды.

              Телсез идек - Тукаебыз телле итте,

             Җырсыз идек Тукай безне җырлы итте.

             Күгебездә балкып  торган йолдыз булып,

             Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

     Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул. Тукай бик аз гына вакыт иҗат итә һәм шул кыска мизгелдә татар әдәбиятының тиңсез шагыйренә, үз заманының киң карашлы фикер иясенә әверелә.Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.

Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Без бүген дә аның моңлы сазы алдында баш иябез, шигъриятенә тагын бер кат сокланабыз, аннан зәвыклы ләззәт алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International