Татарстан республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 28 апреле 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин . 2021 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International