Белем бирү программаларына туры китереп, 13 апрельдән балалар сәнгать мәктәбенең барлык бүлекчәләрендә дә йомгаклау аттестация чаралары, чыгарылыш имтиханнары уза. Укучылар үзләренең башкару күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен уңышлы күрсәттеләр.
Быел безнең мәктәп диварларыннан 45 укучы чыгарыла. Шуларның 8е-фортепиано бүлеген, 5се-халык уен кораллары бүлеген, 13е-вокал һәм фольклор бүлеген, 12се-сәнгать бүлеген,7се-хореография бүлеген тәмамлаган.