“Татар шигърияте кояшы" әдәби сәгать

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

 Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә «Татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чирмешән лицееның 2 нче сыйныф укучылары бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә тыңладылар, Тукайның шигырҗләренә язылган мультфильм - әкиятләрен карадылар, аның берничә шигырен сәхнәләштерделәр, «Тукай минем йөрәгемдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International