Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры 27 нче апрельдә Кармыш авылы мәдәният йортында үтте. Бу көнне Кармыш, Кутәмә, Туймәт, Яшәүче авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үзләренең мәдәни чыгышларын тамашачыларга һәм җюрига тәкъдим иттеләр. Фестивальдә барлыгы 34 концерт номерыбелән 73ләп җирле артистлар катнашты.
Үзешчән артистлар авылларда сакланып калган үз халыкларының гореф-гадәтләре, төрле йолаларны үз эченә алган һәм заманча элементлар керткән театральләшкән тамаша тәкъдим иттеләр. Кармышлылар “Туган җирем-бүгенгесе һәм үткәне”, Күтәмә үзешчәннәре “Ярминкә” күренешен, ә Туймәт авылы узешчәннәре “Шомырт чәчәк атканда” исемле мәктәп еллары хәтирәсен искә төшереп тамашачыларның күңелен яуладылар. Кармыш артистларының монлы итеп бәет әйтүләре тамашачыны сокландырды.Кутәмә артистларының сәнгать номерлары бик матур үтте.«Яшьлек» хореография коллективының “Зәнгәр томан” биюе концертның бизәге булды.
Фестиваль дәвам итә.