Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 1 маенда Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында кисәтү.
2021 елның 1 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
-төнлә көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- көндез һәм кич (06 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр) урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен.