Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры 29 нче апрельдә Түбән Кәминкә авылы мәдәният йортында үтте. Бу көнне сәхнәдә Кара Чишмә, Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үзләренең мәдәни чыгышларын тамашачыларга һәм җюрига тәкъдим иттеләр. Фестивальдә барлыгы 33 концерт номеры һәм 66 җирле артистлар катнашты.
Югары Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларының үзешчән артистлары татар халкының гореф-гадәтләре, төрле йолаларны үз өченә алган һәм заманча элементлар керткән театральләшкән фольклор тамаша тәкъдим иттеләр. Югары Кәминкә җирле артистлары “Кияү мунчасы” фольклор күренешен, ә Кара Чишмәлеләр “Килен төшү” туй йоласын күрсәттеләр. Тамашачылар түбәнкәминкәлеләрнең “Ак калфак” фольклор ансамбеленең, баянчылар триосының, яшь җырчы Р.Мусинның чыгышын, карачишмәлеләрнең Ә.Массаров белән С. Дәүләтбаеваның дуэтын, И. Әглүковның матур итеп җырлавың, югарыкәминкәлеләрнең “Зөбәрҗәт” һәм “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбельләренең чыгышларын җылы кабул иттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр.
Фестиваль дәвам итә.