Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Майда булачак ял  һәм  бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының  бүлекчәсе хәбәр итә.

    “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк:

- 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә  (почта элемтәсе бүлегенең  эш режимы буенча);

 - 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 май көннәрдә  пенсия китерү  графигы буенча (почта элемтәсе бүлегенең  эш режимы буенча);

- 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган   графигы буенча.

     "Китерү хезмәте" акционерлык  җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан  пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк.

      Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча  түләнә.

      Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сез  үзегезнең участок  почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә  мөрәҗәгать итэ аласыз яисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International