Үзәк балалар китапханәсендә «Халык уеннары» түгәрәге кысаларында «Чуваш халкы: тарих чорлары» исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «Чуваш халкы» дип исемләнгән презентация карадылар, анда безнең районда халык саны буенча икенче урында торучы чуаш халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Соңыннан чувашларның милли уеннары күрсәтелде һәм «Танышыгыз – Чуваш китаплары» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.