Күп кенә мәдәният йортларында борынгы һәм иң мөһим христиан бәйрәмен - Пасханы билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Пасха-язгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу якты, матур һәм изге бәйрәм үзе белән ышаныч, өмет һәм мәхәббәт алып килә. Пасха атнасы вакытында мэдэният йотрларында Пасхага багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә. Алар киң колачлы һәм дәртле, танып-белү әңгәмәләреннән, уен чараларыннан, күргәзмәләрдән, йомыркаларны буяу һәм күмәчләр пешерү буенча мастер-класслардан, тора. . Шул унайдан Ульяновка авыл мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булып узды. Ульяновка Изге Ана чиркәве настоятеле Серафим атасы барлык катнашучыларны якты Пасха белән котлады һәм музыкаль бүләк тапшырды. Ульяновка авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары һэм Поляна авыл клубы кызлары башкаруындагы моңлы җырлар дәртле бию номерлары белән алмашынды, Концерт дәвамында залда тамашачыларнын көчле алкышлары тынмады. Фойеда якташыбыз, Лениногорск сәнгать көллияте студенты Елистратова Мария Юрьевнаның эшләренен күргәзмәсе оештырылды.