Хөрмәтле чирмешәнлеләр!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 май көнен Татарстан Республикасының бөтен территориясендә матәм көне дип игълан итте.
Татарстан Республикасының дәүләт флаглары төшереләчәк, күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылачак.
Казан шәһәре Совет районының 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Шул уңайдан 12 май көнне 15 сәгатьтә янгын вакытында һәлак булган мәктәп укучылары мемориалы янында (Совет урамы буенча) матәм митингы узачак.