«Җиңү язы» агитбригадасы

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Чирмешән районында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен 8 нче май көнне бәйрәм чаралары үтте. Бәйрәмчә бизәлгән автомашиналарда килгән артистлар десанты ветераннарны өйләре янына ук килеп җырлап-биеп тәбрикләделәр.

Район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахин Җиңү җырларын һәм биюләрен үзенең өе тәрәзәсеннән тыңлап күзәтте. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аны өенә кереп котлады. Бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

Артистларыбыз Югары Чегодай авылында яшәүче сугыш ветераны Габделхак Җиһаншинны да котлады.

Бу көнне Чирмешәндәге Татарстан урамының ветераннар йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Наҗия Галимова һәм Антонина Ромина янына да артистлар килде. Алар да бәйрәм концертын йортлары каршындагы эскәмиягә утырып карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләүләр һәм бәйрәм күчтәнәчләре алдылар.

Чирмешщннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче тыл хезмәтчәннәрен дә җирле артистлар сөендерделәр. Монда алар дүртәү яши, уртаграк язмышлы, якыннарын югалткан, сугыш елларында колхозда яшьли хезмәт куйган, ачлыгын,газабын кичергән буын вәкилләре. Сугыш елларында аларга барлыгы10-14 яшь булган. Колхоз эшен олылар белән янәшә басып тартучылар. Район җитәкчелеге аларны да бәйрәм белән котлады. Гомумән бу көнне ветераннарга барлык авылларда зур хөрмәт күрсәттеләр. Район мәдәният йорты, балалар сәнгат мәктәбе  артистлары бәйрәмчә бизәлгән автомашиналарга утырып район үзәге урамнарын әйләнделәр, якташларыбызны Бйек Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International