9 май көнне Яшьләр мәйданчыгында балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Жину язы - Җиңү язы»дип исемләнгән бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.
Сәхнәдән яраткан җырлары яңгырады, сугыш чоры җырлары да заманча аранжировкада яңгырады, искиткеч бию номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чарасы балаларда да, өлкәннәрдә дә җылы һәм чын-чынлап патриотик хисләр уятты.
Бәйрәмдә катнашкан барлык кунаклар да бернәрсә белән дә чагыштыргысыз хис-кичерешләр алдылар: югалту хәсрәте безнең илнең бөеклеген аңлау һәм патриотизм рухы белән алмаштылар.