11 май көнне Казан шәһәренең 175-нче номерлы мәктәбендә булган фаҗигагә чирмешәнлеләр дә битараф калмадылар. Һәлак булган укучылар һәм укытучыларны искә алып, алар 1953 елда һәлак булган балаларга мемориалга килделәр. Чирмешәнлеләр һәлак булган мәктәп укучылары һәм укытучылары истәлегенә чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куйдылар.