2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

    Бүген районда күпчелек хатын – кызлар тәшкил итә. Гүзәл затлар район халкының 52,5 % ын тәшкил итә. Шул ук вакытта, малайлар безнең илдә, шул исәптән районда да кызларга караганда күбрәк туа. Мондый статистика ХХ гасыр башында һәм аның бөтен дәвамында күзәтелгән. 2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча районда 4 яшькә кадәрге 1000 малайга  уртача 980 кыз туры килә. Әммә киләсе яшь төркемнәрендә, аерма кими башлый. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында чагыштырма 25-39 яшьтә тигешләшә. Төгәлрәге, 30-34 яшьтә 1000 ир-атка 1060 хатын-кыз исәпләнә. Ир-атларның хатын-кызлардан күбрәк булуы 55 яшькә кадәр күзәтелә. Аннары нисбэт кире якка үзгәрә һәм ир – атларның һәр яшь төркеме белән хатын – кызларныкына кимрәк була. 

    55 яшьтән 1000 ир – атка  1127 хатын – кыз туры килә, ә  һәм аннан да күбрәк  аерма 75 яшьтә – 1000 ир – атка  2110 хатын – кыз. 

Чирмешән муниципаль районы буенча уртача алганда, барлык яшь төркемнәре буенча 1000 ир – атка  1108 хатын – кыз туры килә.  

Безнең районда күпме ир – ат һәм хатын – кыз, аларның аларның социаль – демографик вәзгыятләре турында тулы картинаны төгәлрәк мәгълүмәтне 2021 елның көзендә узачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәтәчәк.                                                                                                                          Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2021 елның көзендә цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын исәпкә алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi/ru) электрон исәпкә алуны мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булды. Торак биналарны карап чыкканда халык  санын исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачаклар. Шулай ук халык санын исәпкә алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.

 

               Район дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе     Гөлназ Гайсина

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International