Ташламалы даруларга һәм санаторийга дәвалануга хокукны онлайн расларга була

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта электрон сервис эшли, аның ярдәмендә социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) алу хокукын раслаучы белешмә алырга мөмкин. Бу натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә алуны сайлаган федераль льготниклар арасыннан гражданнар өчен актуаль.

Күрсәтелгән белешмә кешегә социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда күрсәтелә. Нигездә, ул ташламалы дарулар алу өчен медицина учреждениеләрендә кирәк. Кайчагында белешмә Социаль иминият фондына яки социаль яклау органнарына санаторий-курорт дәвалавына юллама сорап мөрәҗәгать иткәндә дә кирәк булырга мөмкин.

Белешмә алу өчен Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинетына һәм «социаль түләүләр» бүлегендә «НСУ алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә»сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булган очракта, бастырып чыгарырга һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Шәхси кабинет аша алынган белешмә электрон имза белән раслана һәм РПФ клиентлары хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы дару препаратлары һәм медицина әйберләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклану продуктлары, санатор-курорт дәвалавына юлламалар, шулай ук дәвалану урынына бару өчен түләүле юлламалар үз эченә ала. Кеше теләге буенча социаль хезмәтләр өлешчә яки тулысынча акчалата эквивалент рәвешендә күрсәтелә ала.

НСУ хокукын раслаудан тыш, РПФның электрон Кабинетында җыелмага керә торган хезмәтләрнең ниндиләре натураль формада, ә кайсылары – акчалата эквивалент рәвешендә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International