Беренче тапкыр эшкә урнашасызмы? Хезмәт кенәгәсе – бары тик электрон!

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

2021 елда беренче тапкыр эшли башлаган яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге бары тик электрон рәвештә – кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

Исегезгә төшерәбез, россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру бер ел элек – 2020 елның 1 гыйнварыннан башланды. 2020 елның 31 декабренә кадәр эшләүче гражданнарга үзләренең хезмәт биографияләрен кәгазьдә яки электрон рәвештә нинди формада формалаштырырга теләүләрен билгеләргә кирәк иде. Шул ук вакытта, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә гамәлгә ашырыла, ә гадәтләнгән кәгазь хезмәт кенәгәсен шуның кадәр сакларга мөмкин.

Быел беренче тапкыр эшкә урнашучылар бердәнбер искәрмә булып тора. Мондый кешеләрнең эш чоры турында барлык мәгълүматлары хәзер бары тик электрон рәвештә – кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

Электрон хезмәт кенәгәләре һәм аларның өстенлекләре турында тулырак Россия Пенсия фонды сайтында укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International