Үзәк балалар китапханәсендә «Халык уеннары» түгәрәге кысаларында «Гасырлар панорамасында Мордва» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «Мордва халкы: тарих чорлары» дигән электрон презентация карадылар, анда мордва халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Чарада мордва милли уеннары күрсәтелде һәм «Танышыгыз, мордвалар» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.