«Яшьләр терроризмга һәм экстремизмга каршы» мәгълүмат сәгате

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Шешминка авыл китапханәсендә «Яшьләр терроризмга һәм экстремизмга каршы» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында бик җитди һәм актуаль тема: экстремизм куркынычы, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сөйләштеләр.

Терроризм кешелекнең глобаль проблемасына әверелде. "Террор" сүзе дөньяның күп кенә илләрендә бар һәм курку һәм куркыныч дигәнне аңлата. 11 майда Казанда 175 нче мәктәптә теракт булды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International