Ана капиталы программасы ел саен камилләштерелә. Гаиләләр ана капиталын тизрәк алып кына калмыйча, аны рәсмиләштерүгә дә көч куймасын өчен, апрель аеннан башлап Пенсия фонды МСК сертификатларын актив бирүгә кереште. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.
Ана капиталына хокук бирүче баланың барлыкка килүе турында мәгълүмат Граждан хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан Пфризга керә. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм әнинең шәхси кабинетына Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында җибәрелә.
Игътибар итегез, тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны банкта бирергә мөмкин булачак, анда кредит ачыла. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча үстереләчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге тармаклы бүлекләргә ия булган һәм гаиләләргә дәүләт ярдәме белән кредитлар бирә торган барлык төп банклар белән килешүләр төзеде. Статистика буенча, кредит һәм заем акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту, ана капиталы программасының иң кирәкле юнәлеше булып тора.