Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең соңгы сайлап алу туры 21 нче майда район мәдәният йортында үтте.

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең соңгы сайлап алу туры 21 нче майда район мәдәният  йортында үтте. Бу көнне сәхнәдә район үзәгендәге учреждениеләр һәм оешмаларның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үзләренең мәдәни чыгышларын тамашачыларга һәм җюрига тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә барлык балалар бакчалары, кадетлар интернат-мәктәбе, 1нче санлы мәктәп, район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханәколлектвлары үзләренең талантларын күрсәттеләр. Фестивальдә барлыгы 30 дан артык концерт номеры һәм 200 дән артык җирле артистлар катнашты.

     “Ландыш” балалар бакчасы коллективы халыклар дуслыгына багышланган композиция тәкъдим иттеләр.Тамашачылар “Умырзая” халык фольклор ансамбленең, “Ветеран” вокаль ансамбеленең, “Бәхетле балачак” һәм “Бәллүр башмаклар” бию коллективларының,  Василий Имуковның җырлавын, Наталья Григорьева белән Альбина Гыйфанованың дуэтын, “Рапсодия” халык уен-кораллары ансамбленеңчыгышларын, кадетлар интернат мәктәбенең һәмүзәк китапханәнең хорларын җылы кабул иттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр.

Алда фестивальнең Гала-концерты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International