22 нче майдаЛаеш районы Никольское авылында Бөтенроссия рус фольклор бәйрәме “Каравон” гөрләде. Бәйрәмдә республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән 150 дән артык коллективлар, ансамбльләр килгән иде. Безнең районнан Шешминка авылы мәдәният йортыннан “Ой Калина” фольклор ансамбле, Андреевка авылы клубыннан “Забавушки” дуэты һәм район мәдәният йортыннан “Самант” вокаль ансамблләре катнашты.
Бәйрәмне оештыручылар кунакларга рус халык уеннары, һәрби көрәш алымнары, мастер-класслар, ансамбльләр һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Республика кунакларын этно-мәдәни коллективлар каршы алды.
Бәйрәмдә төрледән төрле 20 дән артык мәйданчыклар эшләде, шулардан “Петрушка йорты”, “Яшьләр күңеле”интерактив мәйданчыгы, “Тимерчелек йорты”, “Һөнәрчеләр йорты”, “Рус өе”, “Зур сәхнә”, “ Такмаклар экраны”, “Хоровод аланы”, төрле күргәзмәләр һәм башкалар бар иде.
Бәйрәмне ачутантанасы, төп сәнгать коллективларының чыгышы зур сәхнәдә үтте. “Яшьләр уены” мәйданчыгында рус милли уеннары: утын кисү, лабиринт, кәрзингә йомырка ату, хоровод әйләнү һәм башка уеннар оештрдылар.
Бәйрәм кунаклары өчен рус мичендә әзерләнгән рус халык милли ашларыннан авыз итәргә, шулай ук “Каравон” брендалы сувенирлар, кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин иде.
“Uen Fest” проекты нигезендә, бәйрәм кунакларын элек әби-бабайларыбыз уйнаган уеннар белән, ярминкә күренешен, театральләшкән тамашалар белән таныштырдылар.Ансамбльләр һәм аерым җырчылар башкаруында җырлар тыңладылар.
Район артистлары бәйрәмдә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр.