Уңышлы эшмәкәр белән очрашу

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Үзәк китапханәдә «Кояш астындагы үз урының» дигән темага  түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Чараның максаты-өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, шәхси мөмкинлекләрнең һәм сәләтләрнең үзара бәйләнешен өйрәнү. Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуда Чирмешән районы эшмәкәрләре җәмгыяте рәисе, уңышлы эшмәкәр Латыйпов А.Я. катнашты. Үзендә нинди күнекмәләрне үстерергә кирәк, нәрсәдән башларга, кояш астындагы үз урыныңны ничек табарга икәнлеге турыда сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International