«Укучының мәдәни көндәлеге» проектына йомгак ясалды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

2020-2021 елларда Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырылды. Уку елы дәвамында безнең районның башлангыч сыйныф укучылары Көндәлек мәгълүмат белән Татарстанның мәдәният объектлары белән таныштылар, шулай ук мәдәният учреждениеләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Уку елы дәвамында укучылар, ата-аналар белән, төрле чараларда булдылар һәм көндәлектә үз тәэсирләрен теркәп бардылар.

Мәктәп укучыларының иң яхшы 19 көндәлеге финалга чыкты. 24 май көнне Чирмешән балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектының район этабында йомгак ясалды, җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасына 4 җиңүче һәм иң актив ата-ана, шулай ук проектның 15 иң актив катнашучысы чакырылган иде.

Әлеге чарада балалар өчен Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Татарстанның мәдәни мирасы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Аннары проектта җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

2020-2021 уку елында " Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр:

- беренче сыйныфлар арасында – Ганеев Раян (“Чирмешән лицее)

- икенче сыйныфлар арасында – Гыйниятуллина Язилә (“С. А. Ларионов исемендәге 2нче Чирмешән урта мәктәбе»)

өченче сыйныфлар арасында – Софронова София (“Иске Элмәле урта мәктәбе”)

- дүртенче сыйныф укучылары арасында – Мортазина Илмира (“Бәркәтә урта мәктәбе2)

- «Иң мәдәни ата-ана " номинациясендә – Ганиева Гүзәлия Мәхмүт кызы

Проект җиңүчеләре Казанга 1 июньдә бүләкләү тантанасына барачак. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International